Теннис (инг. lawn — чирәмлек һәм фр. tenez — мәгез, алыгыз) — мәйданчыкта (уртасына ятьмә сузылган кортта) кечкенә туп һәм ракетка кулланып уйнала торган спорт уены. Теннисчының максаты — тупны ракетка ярдәмендә , көндәше кире кайтара алмаслык итеп, каршы якка җибәрү. Ике уенчы бер-берсенә каршы уйный торган (ялгыз уен) һәм ике кешедән торган ике команда бер-берсенә каршы уйный торган (парлы уен) спорт төре.

Хәзерге вакытта теннисның рәсми атамасы – лаун-теннис. Элегрәк уйнала торган реал-теннистан аермалы буларак, хәзер уенчылар түбә астында гына уйнамыйлар, ә ачык һавада да ярыша алалар. Шулай ук хәзерге тенниста кортның сыйфаты да нык аерылып тора.

Теннис XIX гасыр урталарында Англиядә барлыкка килә, ул «корольләр уены» булып санала. 1913 елда Халыкара теннис федерациясе (ИТФ) оеша. 1877 елда Уимблдон турниры, 1900 елда Дэвис кубогы, 1963 елда Федерация кубогы ярышлары оештырыла башлый. 1978 елдан теннис буенча дөнья чемпионатлары үткәрелә. 1988 елда әлеге спорт төре яңаданОлимпия уеннары программасына кертелә.