Йөзү — иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе. Аурупа һәм дөнья чемпионатларында, Олимпия уеннарында ул уйнатылучы медальләр саны буенчаҗиңел атлетикадан гына калыша.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Археологик табылдыклар раслаганча, безнең эрага кадәр берничә мең ел алдан ук Мисыр, Ассирия һ.б. дәүләтләрдә яшәүчеләр төрлечә, шул исәптән, хәзерге кроль һәм брасска охшаш стильләрдә йөзә белгән. Диңгез, елга һәм күл ярында яшәгән борынгы халыкларның бик күп һөнәрләре яхшы йөзүне таләп иткән. Борынгы Грециядә йөзү физик тәрбия чарасы буларак та файдаланылган. Борынгы греклар булдыксызлар турында «Ул ни яза, ни йөзә белми» дип әйтергә яраткан.

1908 елда Халыкара йөзү федерациясе (FINA) оештырыла. 1896 елгы беренче Олимпия уеннарынан башлап Олимпия уеннарына кертелә. 1959 елда Туринда узганСтудентларның I җәйге Уеннарыннан башлап Универсиадаларның мәҗбүри программасына керә.