Биатлон- чаңгыда йөгерү белән мылтыктан ату кушылган кышкы олимпия спорт төре. 1993 елдан алып халыкара ярышлар, ш.и. Дөнья кубогы һәм чемпионатлары, Халыкара биатлончылар берлеге тарафыннан уздырыла.

  Тарихы- Дөньядагы илләрдә һәм аеруча Скандинавидә чаңгыда ярышып ату спорт төре киң кулланылган. Соңрак патруль узышлары барлыкка килә (хәрби киемдә 30 км арада узышып өреп кабартылган шарларга аталар). 1924 елда Шамонида, 1928 һәм 1948 елда Санкт-Морицта үткән Кышкы Олимпиада уеннарында тамашачыларга хәрби кышкы патрульләрнең узышканын күрсәтәләр һәм бу спорт төре көярмәннәрдә зур кызыксыну уята. Бу ярышларның аерым спорт төре булып китүендә тамашачыларның аны кызыксынып каравы зур әһәмият уйный.

   1957 елда заманча пятиборьеның халыкара союзы биатлонны рәсми рәвештә раслый. ә 1958 елның мартында Австриядә атучы чаңгычылар арасында беренче дөнья чемпионаты үткәрелә. Ике елдан исә — 1960 елда VIII Кышкы Олимпиада уеннарында (АКШ, Скво-Велли) биатлонның премьерасы үтә. Швед К.Летандер беренче Олимпиада чемпионы исемен яулый. Совет снайперы А.Привалов бронза медаль иясе була, уфалы динамолы Д.Соколов иң көчле ун спортчы исемлегенә эләгә. 1966 елдан пятиборье һәм биатлон халыкара союзы ярышларга яңа кагыйдәләр өсти башлый. 1967 елда беренче тапкыр үсмерләр арасында дөнья чемпионаты үткәрелә. 

   1978 елда пятиборье һәм биатлон буенча халыкара союз биатлонны популярлаштыру буенча зур адым ясый — аз калибрлы коралдан атуга күчә. Шулай итеп, яңа үзаллы оешма — халыкара биатлончылар союзы төзелә. 1997 елда пасьют (бастырып узышу) һәм массалы спорт төре кертелә.

  1996 елдан бирле җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатлары оештырыла.